«XXI гасыр һөнәрләре»: уен программасы (12+)

Яраткан эшеңне табу өчен, беренче чиратта, дөньяда нинди һөнәрләр һәм белгечлекләр барлыгын белү мөһим. 77 нче гимназиянең 9 А сыйныфы укучыларының 2020 ел дәвамында эшләгән «Йөз дә бер юл» программасы да нәкъ менә шуңа багышланган иде. 
2021 елның 5 февралендә 6 нчы санлы китапханәдә уен формасында соңгы йомгаклау дәресе үтте. Анда балалар 21 нче гасыр һөнәрләрен искә алды, идеал һөнәр формуласы, Климов системасы буенча һөнәрләр бүленеше турында белде. Разминка, Һөнәри сүзлек, Һөнәрләр аукционы, Блиц сорау- җавап бәйгеләре сорауларына җавап бирде. 

Поделиться: